ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

3 сентябрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында "Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

31 август көнне Камай авылында Татарстан Республикасы көненә багышланган велоузыш булып узды. Анда мәктәп укучылары катнашты.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

29 августта Чикләвек Спасы Успение постының азагы.

29 август көнне Сәйтәк авыл клубында "Чәчәк ат, Татарстан!" Республика көненә багышланган чара узды.

30 август көнне Турай авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган “Татарстан – безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән викторина үткәрелде.

30 август көнне Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Ижевка урта мәктәбе укытучылары Татарстан Республикасы көненә багышланган велоузыш үткәрделәр.

Менделеевск районының Тойгуҗа авылы Өлкәннәр декадасын беренчеләрдән булып ачып җибәрде.

31 август көнне Татар. Чаллы мәдәният йортында «Мәктәп, исәнме, ул мин» дип исемләнгән уен программасы узды .

29 август көнне Республика көнендә Енабердино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре велоузыш оештырдылар.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында, Монай авыл җирлеге башлыгы булачак беренче сыйныф укучыларына Мөбәрәкшин Дмитрий һәм Шайгазамова Ангелина мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International