14 сентябрьдә гадәти булмаган һәм файдалы итеп Татар Чаллысы кызлары бу көнне үткәрделәр. Авыл мәдәният йортында чәч бизәкләре ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста кызлар матур резинкалар һәм кыстыргычлар ясарга өйрәнделәр. Мондый әйберләр беркайчан да модадан чыкмый, чөнки алар үз куллары белән ясалган.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Тихоново авыл мәдәният йортында истәлекле чаралар һәм онлайн-акцияләр узды.