ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2021 ел
җомга

Дәүләт Думасы беренче укылышта гражданнарны дарулар белән тәэмин итүне камилләштерүгә юнәлдерелгән "Бердәм Россия" закон проектын кабул итте.

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.

Ижевка авыл китапханәсе Свердловск өлкәсенең Талицк районы китапханәсе игълан иткән «Көчле рухлар: партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар укыйбыз» бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциядә Ижевка урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары катнашты (сыйныф җитәкчесе Мифтахова Э.Г.).

Китапханә өлкәннәр өчен ял һәм аралашу урыны да. Камай авылы китапханәсе каршында өлкәннәр өчен “Диләфрүз” аралашу түгәрәге эшли башлады.


11 февраль көнне Гассар мәдәният йорты тантаналар залында үзәк китапханә тарафыннан оештырылган «Когда строку диктует чувство» әдәби кичә узды. Борис Пастернакның туган көненә багышланган кичәгә өлкән сыйныф укучылары чакырылды.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы өченче укылышта шулай ук балачактан инвалидларның ата-аналары һәм опекуннары, балигъ булганнан соң сәләтсез балаларны тәрбияләүне дәвам итүче, картлык буенча хезмәт пенсиясенә өстәмә рәвештә түләү алуга хокук алачак дигән норма кабул итте.

Туган якны өйрәнү музеенда «Б. Л. Пастернак һәм Менделеевск җирендә татар мәдәнияте» дигән чара үткәрелде.

11 февраль Тат. Чаллы авыл китапханәсе «Нина Павлова китапларын укыйбыз» V төбәкара акциясендә катнашты. Акциядә “Колосок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Ел саен бөтен ил буйлап имин Рунет атналыгы уза. Атна уздыруның төп максаты - Интернетка, челтәрдәге куркынычсызлык проблемаларына кагылган һәркемнең игътибарын җәлеп итү. Балалар китапханәсе бу Бөтенроссия акциясендә актив катнашты. 1 нче мәктәпнең озайтылган көн төркеме укучылары (укытучы Вәлиева К.А.), 3 нче мәктәпнең 2 нче Б сыйныф укучылары өчен (укытучы Килеева С.Н.) Балалар китапханәсе "Барысына да кирәк, бәхәс юк, куркынычсыз интернет" дигән кызыклы мәгълүмати сәгать үткәрде.

Песәй авыл китапханәсе «Чулпан» балалар бакчасы белән берлектә "Нина Павлованың китапларын укыйбыз" V Төбәкара акциясендә катнаша. Акциянең оештыручысы булып "Красносулино районы" МБУК һәм МЦБ тора. Акция фән һәм технологияләр елы кысаларында галим - биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International