Илнәт мәдәният йортында клуб ачу сезоны үтте. Концертта Илнәт авылы үзешчәнлеге белән берлектә Кокшан клубы артистлары катнашты.
28 нче ноябрь көнне Камай авылы мәдәният йорты, клуб сезоны ачылу уңаеннан, авылдашларны “Капка төбендә” исемле җырлы –уенлы тамаша карарга чакырды.
Татар Тәкәш авылы халкына Зөфәр Гыймадиевның “Исеңдәме” дигән китабын бүләк иттеләр.
25-нче ноябрьда Әниләр көненә багышланган ял кичәсе уздырылды.
Иске Гришкин авыл китапханәсе әниләр көне уңаеннан иң газиз кешеләребезгә «Кояштай тугәрәк була әниле дөнья гына» исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Татар телен бармаклар белән хәрәкәтле уеннар уйнап, халык иҗаты аша өйрәнүгә нигезләнгән, Р.Харрасованың «Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник» китабы әниләрне дә, нәниләрне дә бик кызыксындырды.
Мари җыры халык ансамбле “Эрвел” якында Удмуртия республикасында булып кайтты.
Марилар автономиясе буыннарны берләштерә.
2018елның 27 нояберендә Илнәт мәдәният йортында Менделеевск бүлегенең “ТР милли-мәдәни марилар автономиясенең ” конференциясе узды. Чарада бүлек башлыгы- Геннадий Мальгин Александр улы отчет тапшырды һәм башка сораулар каралды. Конференциядә Екатерина Шигапова- Мәдәният идарәсенең башлагы, Рәйхәнә Фәрхетдинова, Фируза Габдрахманова катнаштылар. Берләшмәнең башлыгы итеп тагын Геннадий Мальгин сайланды.
Можга шәһәрендә удмурт теле коненә багышланган чара узды. Анда Монаш һәм Илнәт авылы фольклор коллективлары катнашты.
Бөрешле мәдәният йортында клуб сезоны ачылды. "Ак чишмә" ансамбленең 15 еллыгы билгеләп үтелде.
Монай авылы мәдәният йорты наркотикларга каршы республика бәйгесендә катнашып җиңү яуладылар һәм ноутбукка сертификат белән бүләкләнделәр.