Бүген Менделеевскига эш сәфәре белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев килде.
Менделеевск районындагы Социаль фондның клиентлар хезмәте гражданнарны клиентлар хезмәте белгечләре исеменнән эш итүче мошенниклар турында кисәтә. Нинди генә схемалар, ялган һәм сценарийлар кулланылмасын, мошенникларның максаты бер-шәхси акчаларын урлау.
2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.
Монашево урта гомуми белем бирү мәктәбендә спорт бәйрәме узды
Икенчел торакка ихтыяҗ 20% ка диярлек артты
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10 ар мең сум күләмендә акча түләде.
Яз җитү белән республика халкының Россия почтасы бүлекчәләрендә үзләрен талпан тешләүдән иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.
2024 елның 18-23 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-15° югарырак булган аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу чорда һаваның максималь температурасы 19-27°тәшкил итәчәк.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән 2024 елның 20 апреле 18.00 сәгатьтән 21 апреле 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.
20 апрель кич, 21 апрель төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда көндез).
20 апрель кич, 21 апрель төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә.
2024 елның 19 апреле 17.00 сәгатьтән 20 апреле 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
19 апрель кичен, 20 апрель төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
19 апрель кичен Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан 15 м/с ка кадәр көчле җил көтелә.