Грипп кискен респиратор вирус инфекцияләре төркеменә керә, ләкин җитди һәм куркыныч өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин булган махсус инфекция буларак аерылып тора.
«Көзге изгелек атнасы» акциясе кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән «Безгә бергә күңелле» исемле уен программасы уздырды
2021 елда күренекле рус язучысы Сергей Тимофеевич Аксаковның тууына 230 ел тулды. Абалач авыл китапханәсендә укучылар өчен С.Т. Аксаковның «Аленький цветочек» әкияте буенча «Алчәчәк чәчәк атты»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
17 октябрьдә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Песәй авыл китапханәсендә китапханәче "җирдә иң яхшы әти- ул минем яраткан әтием"дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.
19 октябрьдә район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр итә: 2021 елның 1 июленнән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕПГУ) «индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу белешмәләренә төзәтмәләр кертү һәм индивидуаль шәхси счетка төгәллекләр (өстәмәләр) кертү турында иминләштерелгән затлардан гаризалар кабул итү»кебек дәүләт хезмәте буенча гаризаның интерактив формасы эшли.
Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык түләү билгеләүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартында ук туктатылуын хәбәр итә.
2020 елның апреленнән ана (гаилә) капиталына сертификат электрон документ рәвешендә рәсмиләштерелә. Ул автомат рәвештә формалаштырыла һәм РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә .gosuslugi.ru
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә коронавирустан иң күп хезмәткәр прививка ясаткан республиканың 6 эре предприятиесен атадылар. Бу хезмәт коллективларында вакцинация дәрәҗәсе 80% тан артып китә.
2021 елның 18-29 октябрендә Менделеевск муниципаль районы территориясендә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит»дип исемләнгән наркотикларга каршы Бөтенроссия акциясенең 2 этабы старт алды.