Менделеевск муниципаль районында «Демография»милли проектын тормышка ашыру дәвам итә.
16 октябрьдә Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев архитектура советы идарәсе, Мәскәү шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты башлыгы- Евгений Муринец, субподрядчы оешма, "Аммоний" АҖ һәм районның инвестиция һәм инфраструктура үсеше идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре белән бергә эшлекле сәфәр үткәрделәр һәм велоюллар төзелеше буенча эшләрнең барышын карадылар.
17 октябрь көнне Турай авыл мәдәният йортында "Без наркотикларга каршы" дип исемләнгән әңгәмә узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән сәламәт яшәү рәвеше, организмга зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотик чараларның йогынтысы турында сөйләштеләр.
Менделеевск районы Хәрби комиссариаты, даими эш урынын һәм хезмәт хакын саклап калып, мобилизацион кешеләр резервына кертү өчен, запаста торучы гражданнар арасыннан актив, амбициоз кешеләрне чакыра
2021 елның 17 октябрендә «Айсберг» боз сараенда 2007, 2008 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь матчлары узды, Шулай итеп «Айсберг» командасы «Серебряные волки » командасы (Алабуга шәһәре) белән очрашты һәм 8:5 исәбе белән җиңү яулады.
Бу һәм башка сорауларга Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары җавап бирде
Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә,йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә пособиеләр алу өчен шартларның берсе-гаиләнең түбән кереме. Татарстан Республикасында ул 9955,0 сумга тиң, ягъни гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем күләме әлеге суммадан ким булырга тиеш.
Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) пенсия алды яшендәге затларның федераль законнар белән аерым льготалы категория буларак билгеләнүен искә төшерә. Алар өчен кайбер ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары билгеләнгән:
Менделеевск районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) пенсия тупланмалары акчаларын түләү өчен картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүгә караганда иртәрәк мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә.
Бүген район хакимиятендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, инфраструктура үсеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары Ленар Зариповны тәкъдим иттеләр.