Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һәм профилактик эш идарәсенең Менделеевск муниципаль районы буенча надзор эш һәм профилактика бүлеге хәбәр итә:
«Радуга» мәктәп яны лагерында Бөрешле авылы китапханәчесе А.С. Пушкин әкиятләре буенча «Яшел имән дә, алтын балык та» дип исемләнгән викторина үткәрде.
2021 нче елның 11 нче июнендә Россия көненә багышланган бәйрәм велоузышы узачак.
15 нче июньдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры гражданнарны бергәләп кабул итә.
2002 нче елдан башлап безнең илдә пенсия системасы иминият принцибына күчте,димәк, 2002 нче елның 1 нче гыйнварыннан пенсия күләме эш бирүче тарафыннан пенсия фондына гражданин өчен түләнгән иминият взнослары суммасына бәйле. 2002 нче елга кадәр эшләгән чорларда пенсия күләме эшләнгән стажның озынлыгыннан һәм хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнә. Һәр кешенең стажы һәм хезмәт хакы махсус формула буенча аның пенсия капиталына үзгәртелә.
Татарстан Республикасы Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) «Мир» Милли түләү системасы карталарына пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне мәҗбүри күчерү срогы Россия Банкы тарафыннан 2021 нче елның 1 нче июленә кадәр озайтылуын искә төшерә. Элек срок ике тапкыр озайтылды, соңгы тапкыр – 2021 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр.
ТР Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) ана капиталына дәүләт сертификаты булган гражданнарга һәм аны алырга җыенучыларга, сертификат алган вакытта закон бозу белән бәйле теләсә нинди гамәлләр яки МСК чаралары белән эш иткәндә, җинаять җаваплылыгына тартылалар.
Дәүләт Думасы исерек килеш йөргән өчен машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын көчәйтә торган законны өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.
2021 нче елның 1 нче гыйнварыннан «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22 нче ноябрь, 1995 нче ел, № 171-ФЗ Федераль законның 19 нчы статьясына үзгәрешләр үз көченә керде.
Росалкогольрегулирование хәбәр иткәнчә, 2021 нче елның 2 нче июненнән ЕГАИСта №3 версиясе форматында җибәрелгән товар-транспорт накладнойларын теркәүгә гаризалар кабул итү туктатылачак. Әлеге гаризаны теркәү өчен №4 версиясе форматындагы гаризаларны кулланырга кирәк.