ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Укучыларны әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә җәлеп итү, мәктәп территориясен төзекләндерү, «Берендеево Царство» мәктәп урманчылыгы һәм ТИН педагог-оештыручысы В. М. Гыймадиев агачлар утырттылар.

“Саулык” социаль ярдәм үзәгендә (реабилитация узучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен) декупаж техникасын үзләштерү буенча мастер-класс узды.

11 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның ТР буенча идарәсе һәм ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

 

Хәзерге  вакытта  Россиядә  эчке һәм тышкы  базарларга  чыгару  максатында  якланган “яшел  продукция” брендын  булдыру  буенча  эш  алып  барыла.   Үз продукциясенең  һәм аны  җитештерүнең  тиешле  таләпләргә  туры  килүен  раслаучы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   төргәктә  бердәм  үрнәктәге махсус тамга  кую  хокукын  алачаклар.

11-13 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2005-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча СССР спорт мастеры И.И. Шишкин истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. 

Ел саен 14 октябрьдә Әдәби герой – Винни-Пухны яратучылар аның туган көнен бәйрәм итәләр. 

16 октябрь көнне Песәй авыл китапханәсендә М.Ю. Лермонтовның 205 еллыгына багышланган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» халыкара акциясе кысаларында «Лермонтов - шагыйрь, язучы, драматург» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Камай авылы мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары өчен «Китап илендә компас» исемле китапханә дәресе үткәрелде.


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

12 октябрь көнне Иске Гришкино авыл китапханәсе “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре” акциясе кысаларында “Сез Лермонтовны беләсезме?” дигән әдәби викторина үткәрде. Катнашучылар Лермонтовның шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Яңабирде авыл китапханәсендә 10 октябрь көнне «Миләшнең туган көне» дип исемләнгән әдәби – фольклор бәйрәм үткәрелде, анда хөрмәтле элегант яшьтәге китап укучылар чакырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International