ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Һәр ел саен Татарстанның фән һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр эшләп чыгарыла. 16нчы сентябрь көнне Камай авылы мәктәбендә мәдәни көндәлекләрне тапшыру тантанасы булып үтте. Китапханәче Галимуллина Г.М. көндәлек белән таныштырды. Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру да балаларда зур кызыксыну уятты.

2001 елның 16 сентябре безне зур югалтуга дучар итте. Үлем Вафирә апаны бездән тартып алды, аны хәтерләтеп бары тик җырлары гына калды. 16 нчы сентябрьдә, Камай авылы китапханәсендә җырчы-сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышлап, көне буе аның видеоязмалары яңгырады, аңа багышланган фотоальбом һәм китаплар күпләрдә зур кызыксыну уятты.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нчы елның 16 нчы сентябрендә 2 нче урта мәктәптә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды...

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан Илнәт авыл китапханәсе "Мостай Кәрим - поэзия һәм проза» дип исемләнгән китапханә бульвары үткәрде.

Тихоново авылы китапханәчесе Медведева Н.С. өлкәннәр декадасында игелеклелек акциясен үткәрүне матур традициягә әверелдерде, ул өлкән яшьтәге кешеләргә килеп аларны бәйрәм белән котлый, кечкенә сувенирлар бүләк итә, китап укырга тәкъдим итә.

 13 август көнне безнең әбиләребез белән Чишмәдә көзге Пирог бәйрәме үткәрелде.

14 сентябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Любовь Калягина яшелчә һәм җиләк-җимештән гадәти булмаган эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.

13 сентябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында брейк-данс буенча мастер-класс үткәрелде. 

15 сентябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында балалар өчен «кызыклы химия» дип исемләнгән уен программасы булып узды. 

Яңа ел таулар артында түгел!!! С.Гассар исемендәге мәдәният сарае аннары ел буе балаларыгызның якты хатирәләре булсын өчен 2019 елның 21-28 декабрендә бергә кызыклы һәм күңелле итеп Яңа елны каршыларга тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International