ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Татар Чаллысында Алма Спасын билгеләп үтү инде традициягә әйләнде. 19 август көнне авыл халкы һәм кунаклар авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда, бәйрәмне күңелле итеп билгеләп үтү өчен җыелдылар.

Яңа Кокшан халкы беренче Спасны бәйрәм итте.

Бүген Тукай районында районнар, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, ярдәмче хуҗалык вәкилләре катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

17 август көнне Ленин скверында «Җәй музыкасы» дигән музыкаль-анимацион чара узды. Чара берничә блокка бүленде: Дәүләт флагы көненә багышланган концерт , балалар анимация программасы һәм «Минем илем - минем Россиям» викторинасына. Концертта рус җырының «Былина» халык ансамбле, «Ля-Ля-Фа» балалар вокаль-эстрада студиясе һәм Г.Стрелкованың сизгер җитәкчелеге астында А. Ахунов ис. халык театры катнашты.  Аннары Гөлназ Фоат кызы интерактив программа үткәрде, анда балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм позитив хисләр алдылар. "Минем илем - минем Россиям» викторинасы оештыручыларны балалар һәм аларның ата-аналары Россия тарихын белүләре белән сөендерде. Музыкаль-анимацион күңел ачу катнашучылар күңелендә соклану хисләре калдырды.

22 августта "Дружба" паркында РФ Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм программасы узачак.  Программада:

16.30 – велоузыш

17.00 - «Без бергә караоке астында җырлыйбыз»;

              «Аквагримм»;

              "Триколорда үз шәһәрең" акциясе (флаг төсендәге кием хуплана).

Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз! Рәхим итегез!

 

Бөрешле авыл китапханәчесе Соловьева Флюса «Родничок» балалар бакчасында булды. 

17 августта Тихоново авыл китапханәсендә «Алма СПАСЫ» дигән танып-белү-уен чарасы үткәрелде. 

Монай авыл мәдәният йорты территориясендә “Алма СПАСЫ” бәйрәме узды. 

16 августта, Бөтендөнья йортсыз хайваннарны саклау көне уңаеннан,  Бәзәкә китапханәчесе “Ләйсән” балалар бакчасында “Аларның исемнәре юк, ләкин...” дип аталган мәрхәмәтлелек сәгате үткәрде.

"Ә бездә СПАС" православие бәйрәмен Тихоново мәдәният йортында билгеләп үттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International