ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Җәй уртасында удмуртлар “Гырон быдтон” милли бәйрәмен каршы алалар. Яңабирде авылында матур табигать кочагына Авыл көнендә катнашучылар һәм кунаклар җыелды.

Ярты гасырга якын күңелләребезгә сихри моңнарын бүләк итүче, халкыбызда җырга мәхәббәт тәрбияләүче, исеме легендаларга тиң олуг талант иясе, җырчы сандугачыбыз Бәширә Насыйрованың моң чыганагы кайдан? Җырчы булып китәргә берәр шәхес яки ниндидер сәбәп йогынты ясаганмы?

Менделеевскида Яшьләр көнен билгеләделәр. Бәйрәм локациясен кичкә таба башладылар. «Дуслык» паркында чаралар алышынган арада күңелсезләнергә туры килмәде: алып баручылар, артистлар сәхнәдән төшмәде, диджейлар үз урыннарын һәм пультны калдырмадылар. Ә килүчеләр биюгә кушылдылар, аралаштылар. Алар белән бергә тантана масштабын Евгения Кожеева бәяләде.

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында ЭЭМ район буенча хезмәткәрләренең ачык гомумшәһәр (гарнизон) сафта йөрү смотры узды. Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров сәламләде, халыкның куркынычсызлыгы көч структуралары вәкилләренең көйле эшчәнлегенә бәйле булуын билгеләде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында «Крепыш» мәктәп яны лагерында гомумелагерь конкурс программасы үткәрелде. Аларның иң активларына бүләкләр, сертификатлар һәм грамоталар тапшырылды.

Авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова башта балалар белән «Нәрсә ул сюрприз» темасына әңгәмә үткәрде. Яшь бәзәкәлеләрнең күбесе сюрприз – ул бүләк дигән фикерне әйттеләр һәм алдан әзерләнгән презентлары белән алыштылар.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан 1 нче мәктәп мәйданчыгында «Ялтыра! Юлда уяу бул» акциясе узды.

Аграрийларның кызу эш чоры. Шушы көннәрдә алар бөртекле культуралар уңышын җыя башлыйлар. Район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында «Алтын Башак» хуҗалыгында сөйләшү шул турыда барды.

ЗАГС бүлеге 2019 елның беренче яртысына йомгак ясады. Отчёт чорына 435 гражданлык хәле акты рәсмиләштерелде.

«Мари сигезлесе» этнофестивале чираттагы грант алды
Проект «Татнефть» ПАО грантларын тәкъдим итү бәйгесе җиңүчеләре исемлегенә кертелгән, дип хәбәр иттеләр безгә мари автономиясе вәкилләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International