ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Яшь китап укучылар балалар мәйданчыгының яшел чирәмендә урын алдылар.
Алар алдан ук күңелләренә ошаган китапларны сайладылар, күренекле мари авторлары З.Краснов, Ю.Артамонов, З.Каткова, В.Бояринова, С.Чавайна, И. Одар һәм башкаларның әсәрләренә өстенлек бирделәр.

Авылның кечкенә балалары «Балык тоту серләре» экологик дәресендә актив катнаштылар.
Чараны клуб мөдире Ясминур Гыйзәтуллина әзерләде.

40 елдан артык йөк автомобиле йөртүчесе булып эшләдем. Стажым күп булу миңа пенсиягә алдан чыгу хокукы бирәме?
И.Безруков

Тукай авылы халкының шатлыгы зур – шушы көннәрдә алар авылдагы яңа юлдан җәяү һәм транспортта уза алдылар.
– Проблема күптәнге иде, – ди торак пунктта даими яшәүче Марс Нуриев (рәсемдә тормыш иптәше Тәнзилә Мөбарәковна белән). – Аеруча яңгырлы көннәрдә кыенлык кичердек, ашыгыч эш тумаганда юлга чыкмаска тырыштык.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәһәр активы белән ТИСләрның үсеш перспективлары турында сөйләште.

«Безнең ишегалды» проекты кысаларында Менделеевскида тугыз ишегалды ремонтланачак. Аларның нинди булачагын йортларда яшәүчеләр үзләре сайлый.

"Могҗизалар янәшәдә" - дип исәпли Илнәттән Геннадий Мальгин.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы күп профильле дүрт хәрәкәтләнүче комплекс оештырды. 
«Тәгәрмәчле шифаханә» машинасы заманча җиһазланган, анда табиблар-белгечләр кабинетлары һәм лаборатория урнаштырылган.

Аграрийларның кызу эш чоры. Шушы көннәрдә алар бөртекле культуралар уңышын җыя башлыйлар. Район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында «Алтын Башак» хуҗалыгында сөйләшү шул турыда барды.

ЗАГС бүлеге 2019 елның беренче яртысына йомгак ясады. Отчёт чорына 435 гражданлык хәле акты рәсмиләштерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International