ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

24 нче июль көнне Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бер төркем балалар белән “Туган як серләре” дип аталган тарихи экспедициягә барды. 

20 июльдә Бөтендөнья буенча торт көнен билгеләп үтәләр. 


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Чираттагы тапкыр,  менделеевлылар очен,  ачык һавада кино күрсәту узды. “Ушков утрауы” Паркында танылган музыкаль комедия «Свадьба в Малиновке» күрсәтелде. (1967 елда төшерелгән, 12+, СССР) Башланыр алдыннан, Казанда узачак дөнья чемпионатына "WorldSkills russia Kazan 2019” багышланган видеоролик күрсәтелде.

      «Юность»   район мәдәният йорты директоры Лилия Галиева, тамашачыларга яхшы ял Һәм фильмны кәефле карарга теләп мөрәҗәгать итте.

Туган якны өйрәнү музее коллективы (директоры К. Г. Макаров) Менделеев районы авторлары китапларынан күргәзмә оештырды һәм сувенир продукциясен тәкъдим итте.  Шулай ук тамашачыларга  кайнар чәй һәм камыр ризыклары авыз иту мөмкинлеге булды.

2019 елның  6 июль көне Удмурт Республикасы Алнаш районының Байтирәк авылында финноугор  фестивале узды. Марий халык җыры ансамбле "Эрвел" концерт программасында чыгыш ясап, бәйрәм дипломы белән буләкләнде. Бу фестивалҗга Татарстан, Удмуртия һәм Эстониядән кунаклар килде. Бәйрәм дуслык атмосферасында узды: элеккеге уеннар, җыр һәм биюләр искә алынды. 


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

19 нчы июль көнне Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре бер төркем балалар белән буага балык тотырга төштеләр.

20 июльдә Тойма авылы мәдәният йортында Шахмат көненә карата "Иң тапкыр" дип аталган шахмат турниры уздырылды. 


19
июль, 2019 ел
җомга

15-17 июль көннәрендә“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларыиҗтимагый оешмасы күчмә утырышы Тукай районында узды. Чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан җыелган татар хатын-кызлары төрле чараларда катнашып, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән танышты.

          Менделеевск районыннан җыенда Татар Конгрессының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе Л.Ф.Галиева, “Ак калфак” җирле оешмасы әгъзасы Г.Р.Хафизова катнаштылар. “Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” исеме астында узган чарада Тукай районы авылларында яшәгән күренекле шәхесләр, аларның эшчәнлеге белән танышу өч төркемгә бүленеп алып барылды.

Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре баларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы уздыруны максат итеп куеп, күп төрле чаралар уздыралар.

Хәрбер авылда почтальон апалар яши. Менә безнең авылда да Ахкиямова Тәслимә апа  ун елдан артык почтада эшли. Ул безгә гәҗит-җурналлар өләшә. Без аны шушы бәйрәм белән котларга килдек.Тәслимә  апа безне  тәмле чәй белән сыйлады һәм үз эше турында балларга сөйләде.


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Китап –белем чишмәсе, ышанычлы дус, дибез. Ә без белгән китапларга ничә яшь соң?

Камай авылы китапханәсендә балалар өчен язылган китаплар юбилеена багышланган күргәзмә әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International