Әле берничә ел элек кенә калфакларны сәхнәдә күреп кенә соклана идек, ә хәзер хатын-кызларыбыз шул кечкенә калфакларны төрле чараларда катнашканда, хәтта көндәлек тормышта да яратып кия башладылар. Безнең Бәзәкә китапханәсендә “Хәят” түгәрәгенә йөрүчеләр дә бу юлы калфак тегәргә җыелдылар һәм бик бирелеп эшләделәр.
Иске Гришкин авылы китапханәсе поэзия сөючеләре шигърият дулкынында очраштылар. Шагыйрьләребезнең иҗаты, “Золотая россыпь стихов” исемле китап күргәзмәсе белән танышып, эчтәлекле моңлы шигырьләр укыдылар.
22 март көнне балалар китапханәсе төрле милләт гаиләләре белән «Халык йолаларына яшәргә һәм ныгырга» дип исемләнгән иҗади очрашу үткәрде.
Енабердино авыл мәдәният йортында Метеоролог көненә багышлангын чара уздырылды. Балалар белән мультфильмлар, төрле конкурслар уздырылды.
23 нче март көнне Сәйтәк авылы клубында яшүсмерләр өчен “Әзерлек 01” исемле чара узды. Чараның максаты: яшүсмерләрне гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Бигрәктә халык күп җыела торган мәдәни ял итү урыннарында. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. катнашучыларны янгын вакытында тәртип кагыйдәләре ,эвакуация планы белән таныштырды.Янгын чыгудан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте.Шулай ук бергәләшеп янгын сүндерү җайланмасын куллану кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Ижевка мәдәният йортында "Ура, каникуллар!" дип аталган күңел ачу программасы узды. Балалар өчен уеннар, конкурслар үткәрелде.
24 мартта Тойма авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә әти-әниләр, апалар һәм балалар катнашты. Нәүрүз бәйрәмендә катнашучылар тәмле коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәмгә авылдашыбыз Ольга Сергеевна үзенең Егорка исемле ишәге белән килгән иде. Ул балаларны ишәгенә атландырып йөртте. Бәйрәмдә уен, җыр, биюләр башкарылды. Килгән кунаклар бик кәнагать булып калдылар.
31 март 15.00 сәгатьтә С. Гассара ис. мәдәният сараеда "Кристалл" халык бию ансамбленең " Праздник танца " концертына чакыра . Билет бәясе 150 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.
.jpg)
23 нче март конне, Камай авылы мэдэният йорты алдында "Нэуруз" бэйрэме уткэрелде. "Нэуруз"-"Яна кон "дигэн мэгънэне анлата. Бэйрэм уеннарга, жырларга, биюлэргэ бик бай булды. Кунелле уеннарда балалар белэн бергэ, бэйрэм тамашасына килгэн авылдашларыбыз да бик телэп катнашты.Культура эшчелэре коче белэн мул табыннар эзерлэнде. Хэрбер телэуче бар ризыкны да авыз итеп карый алды. Бик кунелле итеп каршы алдык язны!
27 март көнне сәгать 10.30 да С. Гассара ис. Мәдәният Сараеда "Кристалл" халык бию ансамбленең “Радуга планеты детства” концертына чакыра . Билет бәясе 70 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.