ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кинофильмнар расписаниясе “Юность” кинотеатрында 10 гыйнвардан 16 гыйнварга

Президент Владимир Путин указы буенча 2019нчы ел Россия Федерациясендә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан төрле чаралар планлаштырылган. 8 гыйнвар көнне Илнәт авыл китапханәсендә "Театр һәм китап»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Турай мәдәният йортында "Кышкы хыяллар" күңел ачу программасы үткәрелде.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Мариларча Яңа ел.

5 гыйнвар көнне Мәдәният сараенда “Мари кас” Яңа ел кичәсе узды. Чарада катнашучылар  һәм тамашачылар  мари халкы җырларын, “веревочка” биюен, төрле уеннар һәм бәйгеләр үткәрделәр. Яңа ел кәефен Кыш бабай (Йушто-кугыза) һәм Кар кызы  (Лумудыр) килүләре тагын да ямьлерәк итте. Котлау сүзләре белән кунакларга башкарма комитеты социаль сораулар буенча урынбассары Айдар Сафаргалин мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларга гөреф-гәдәтләрне сакларга, аларны кече буыннарга тапшырырга һәр халыкның төп максаты булып тора.

4 нче январь көнне Монай авылы китапханәчесе Надежда Ахмедова балалар өчен “Россия техникасы бөтен дөньяга билгеле “ исемле танып белү сәгате уздырды.

5 нче январь көнне Тат.Чаллы авылы китапханәсенә йөрүче балалар әкият дөньясында кунакта булдылар. Аларга монда төрле сынаулар әзерләнгән иде. Балалар викторина сорауларына дөрес җаваплар табып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

5 гыйнвар көнне Абалач авыл китапханәсендә “Бакыр тау хуҗабикәсендә кунакта” дигән “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде.

4 гыйнвар көнне Абалач авыл китапханәсендә Илья Муромецка багышланган «Иң куәтле баһадир» дигән танып-белү сәгате үткәрелде.

8 гыйнварда  Тойма мәдәният йортында каршында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә “Кыш бабай белән саф һавада уеннар” программасы  үткәрелде. 

6 гыйнварда  Тойма мәдәният йортында “Рухи байлык” дип аталган кичә уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International