ЯҢАЛЫКЛАР

30
ноябрь, 2018 ел
җомга

КФУ вәкилләре белән очрашу.

28 нче ноябрь көнне 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашу үтте.  11нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе урынбасары Белов Е.В. очрашты. Уку йортының  тарихы, факультетларның төрлелегетурында сөйләде. Шулай ук демонстрацион ролик күрсәтелде, аның ярдәмендә балалар Алабугада уку турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белә алдылар. Очрашудан соң шәхси сораулар бирелде.

Бу бик кызык!

Нәфис гимнастика буенча Европаның беренче чемпионы булып, 1978нче елда, татар кызы-Галия Шөгерова кала.

1612нче елда немец шәһәре Лейпциг типографиясендә татар телендә беренче китап басылып чыга.

Бокс буенча Россиянең беренче чемпионы булып, 1915нче елда, татар боксеры - «Кара малай» кушаматлы Нурмөхәммәт Алимов кала.

Булмас димә!

Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла.

В. И. Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге» һәм Ф. А. Брокгауз белән И. А. Ефронның Энциклопедик сүзлеге буенча «ура» сүзе татарның «ур»-ор сүзеннән килеп чыккан.

Кызыклы факт.

Инглиз телендә кире һәм үзсүзле малайны «young tartar» («татар малае») дип атыйлар, ә инде үзеннән көчлерәк дошман белән очршканда инглизләр - «to catch a Tartar» («татарга очрадым») диләр

15 нче ноябрь көнне  Турай  урта гомуми белем бирү мәктәбендә   “   Тискәре күренешләр ” дигән темага  ата-аналар җыелышы булып узды. Ата – аналар җылышында түбәндәге  мәсьәләлргә өстенлек бирелде:  укучыларның уку-тәрбия эшчәнлеге; патриотик тәрбия ; 9-11 сыйныф укучыларын БДИга әзерләү турында әйтелде. Шулай ук  балаларның  тәртипләре , дәресләргә  соңга  калмыйча йөрүләре турында  да әйтелде.

Әниләр көне

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе-Әниләр көне. Камай төп гомуми белем мәктәбендә дә бу көнне билгеләп үттеләр. Балалар әниләренә үз куллары белән бүләкләр, бәйрәм концерты әзерләделәр. Әниләр бүләккә бик шат булдылар.Аларның йөзеннән елмаю китмәде.Шулай алар балаларына рәхмәтләрен белдерде.

Тарих буенча белемнәр.

30 ноябрь көнне Камай төп гомуми белем мәктәбе укучылары тарих фәне буенча Бөтенроссия  тестларында катнаштылар. Алар,бик теләп,тест сорауларына  җавап бирделәр.Күрсәткечләр яхшы булды. Укучыларыбыз ның белемнәре тирән һәм ышанычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International