Мәктәбебездә бала хокуклары атналыгы дәвам итә. Бүген, 20 ноябрь – Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне. Шул уңайдан, укучылар белән, бала хокуклары турында тагын бер кат искә төшердек, белемнәребезне ныгыттык, “Карлсон кайтты” мультфильмыннан фрагмент карадык. Ике төркемгә бүленеп, мульфильм буенча, фикер алыштык, нәтиҗә ясадык.
Конвенциянең эчтәлеген белмәү хәзерге заман баласына оят булыр иде. 18 яше тулмаган һәркем үзенең нәрсәгә хокуклы булуын белергә тиеш дип уйлыйбыз.

Бүген гимназиядә Ватаныбыз тарихы буенча тест формасында Халыкара акция узды. Акциянең оештыручысы Дәүләт Думасының Яшьләр парламенты.Рәсәй Федерациясенең Хәрби университеты галимнәре төркеме әзерләгән биремнәрендә илебез тарихы колачланган иде. Үзләренең белемнәрен төрле яшьләрдәге 100 дән артык кеше тикшереп карады. Быелгы тест Рәсәй Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышлана.

“Кошлар ашханәсе» конкурсы.
29 ноябрь көнне 12нче балалар бакчасында “Кошлар ашханәсе» конкурсына йомгак ясалды. Конкурс ноябрьнең соңгы көннәрендә очраклы гына узмады,чөнки алда кошларның ризыкларга ихтыяҗы аеруча актуаль булган иң салкын көннәр. Конкурстан соң тәрбиячеләр балалар бакчасы территориясендә кошларны ашатыр һәм аларны күзәтү өчен барлык җимлекләрне элеп куячаклар. Конкурста мәктәпкәчә оешмасының барлык яшь төркемнәренең ата-аналары катнашты. Җимлекләр күп төрле булды. Хыялның чиге булмады: агач йортлар, пластик шешәләр уңайлы йортка әверелделәр. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз! Әмма иң зур уңыш-кечкенә балалар йөрәгендә чәчелгән янәшәбездә һәм безгә мохтаҗлар турында кайгырту. Җылы балалар кулларында берничә ярма бөртеге безнең канатлы дусларга салкын кышны кичерергә ярдәм итсен. Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез!
“Туган ягым – Татарстаным” белән танышу буенча «Лэпбук» технологиясендәге иң яхшы дидактик кулланма буенча смотр-конкурс.
29 нчы ноябрь көнне муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем оешмасы 12 нче “Крепыш” балалар бакчасында “Туган ягым – Татарстаным” белән танышу буенча «Лэпбук» технологиясендәге иң яхшы дидактик кулланма буенча смотр-конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурс еллык планы нигезендә үткәрелде. Конкурсның максаты: инновацион дидактик чараларны булдыру һәм куллану буенча тәрбиячеләрнең тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату. Барлык эшләр игътибарга лаек, бәлки бөтен конкурсларда җиңүче булырга тиеш. Әсбапның булдыклылыгы үзенчәлеклеге һәм эстетик хисапка алынды. Җиңүчеләр балалар бакчасының педсоветында дипломнар белән бүләкләнәчәкләр.
Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен дөньяд юл- транспорт һәлакәтләрендә вафат булганнарны искә алу көне билгеләп үтелде . 24 ноябрь көнне мәктәбебезнең ЮИД отряды Зиннәтуллина Р. Х. җитәкчелегендә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә акция үткәрделәр. Акция авыл халкының игътибарын юл-транспорт травматизмы проблемасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Юидовлылар листовкалар тапшырдылар, шул рәвешле машина йөртүчеләрне юлларда гуманлы булырга һәм чит кешеләрнең тормышларын куркыныч астына куймаска өндәделәр.
Мастер-класслар
«Радуга» мэктэп яны лагерена кунакка Менделеев шэхэреннэн ЦДТ «Менталь арифметика», «Оста куллар» тугэрэк житэкчелэре килде. Менталь арифметика белэн шогыльлэну укучыларнын баш мие эшчэнлегенэ унай йогынды ясый, билгеле булганча , андый балалар укуда хэм тормышта унышка ирешэ. «Оста куллар» тугэрэге дэ балалар очен бик мохим хэм кызыклы, алар биредэ ижат эше белэн шогыльлэнэ.
Ботендонья удмурт теле коне
27 ноябрь конне китапханэдэ удмурт теле коненэ багышланган китаплар кургэзмэсе оештырылды. Биредэ «Удмурт» нэшрияты астында басылган рус хэм удмурт телендэге китаплар бар иде. Балалар яна эдэби китаплар белэн таныштылар ,кайберлэре аларны уку максатыннан ойлэренэ дэ алдылар. Ботендонья удмурт теле конен билгелэп уту фикере 18 майда Алабуга шэхэрендэ уткэрелгэн фэнни-практик конференциядэ катнашучылар тарафыннан тэкьдим ителде.
22 нче ноябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Республикабызда өченче тапкыр уздырыла торган “Мудорвай” конкурсында катнаштылар.
“Тамчылар” исемле бию ансамбле “Тыпыртон” дигән бию белән чыгыш ясады.
Балалар 4нче урынга лаеклы булдылар. Котлыйбыз!. Молодцы!