30 август көнне Камай мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган велосипед ярышлары уздырылды.
29 август көнне Бәзәкә авылында Республика көне уңаеннан “Ә син Татарстан гимнын беләсеңме?” дигән акция үткәрелде. Бәзәкә авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты оештырган бу чара балалар белән бергә үткәрелде.
29 нчы августта Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасы коне уңаеннан патриотик рухта "Кадерле миңа Туган як" дип аталган күнел ачу бәйрәме үткәрделәр.
Татарстанда 31 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. 2018 елның 1 июленә аларның үтәлешенә 213 млрд 300 млн сум күләмендә акча тотылган. Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры Алексей Песошин журналистларга республикадагы дәүләт программалары турында сөйләде.
Дәүләт программаларына чыгымнар республика бюджетының гомуми күләменнән 96,1 процент тәшкил итә.
– 2018 елга дәүләт программалары өчен 254 млрд 600 млн сум акча планлаштырылган. Шул исәптән, федераль бюджеттан 29,3 млрд сум (11 процент), республика казнасыннан 160,9 млрд сум (63,2 процент), 3,3 млрд сумы җирле бюджет (1,3 процент). Бюджеттан тыш чыганаклар 61 млрд сумнан гыйбарәт (24 процент). Дәүләт программалары кысаларында, социаль инфраструктура объектларын төзү, ремонтлау, төзекләндерү буенча 38 республика программасы гамәлгә ашырыла, моңа 42 млрд сум акча каралган, диде Хөкүмәт рәисеАлексей Песошин.
Төзелеш, төзекләндерү

Мәшгульлеккә теләктәшлек

Алексей Песошин хезмәт базарында вазгыять тотрыклы булуын билгеләп узды. Эшсезлек 3,4 процент дәрәҗәсендә. Бу Россия(4,8 процент) һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда (4,4 проц) түбәнрәк. Теркәлгән эшсезлек 0,51 процент. Премьер моны соңгы 20 елда иң түбән күрсәткеч булуын әйтте.
Халыкның мәшгульлеген тәэмин итү буенча программага 1,4 млрд сум акча каралган. Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 14-17 яшьтәге 7800 балигъ булмаган үсмер вакытлыча эшкә урнаштырылган. 622 эшсез гражданның үзмәшгульлегендә теләктәшлек күрсәтелгән. 4200 кеше өстәмә һөнәри белем ала. 78 мең кешегә профессиональ ориентация, 3200 эшсез гражданинга социаль адаптация буенча ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, бала карау буенча ялда булып, эшкә керешергә уйлаган 787 әнигә һөнәри белем бирелгән. Бу чара популяр.
Социаль ярдәм
Халыкны социаль яклау программасын гамәлгә ашыру өчен 26 млрд сум акча каралган. Беренче яртыеллыкта бу акчалар инде тулысынча тотылган.
– Республикада социаль түләүләр системасы федераль түләүләрнең 30, республика түләүләренең 49 төреннән гыйбарәт. Узган 2017 елда 1 млн 680 мең кешегә социаль ярдәм күрсәтелде. Социаль хезмәт күрсәтүче стационар учреждениеләрдә капиталь ремонт башкарыла. 2015-2017 елларда 350 млн сумга 85 учреждение төзекләндерелде. Быел бу максатларга 145 млн сумга якын акча бүлеп бирелде, - диде Песошин. Беренче яртыеллыкта акчаның 80 проценты инде кулланыш тапкан.
Татарстанда “Олы яшьтәге кеше өчен гаилә” сынау проекты гамәлгә ашырыла. 2018 елның беренче яртысында өлкәннәр өчен 39 гаилә булдырылган. Өлкән кешене үзенә сыенлырган гаиләләргә айлык түләүләр түбәндәгечә: III төркем инвалидны караган өчен 4 мең сум (мөмкинлекләре чикләнмәгән кешеләрне караган өчен дә шул сумма), II төркем инвалидны тәрбияләгән өчен 6 мең сум, I төркем инвалид өчен 8 мең сум.
Юллар төзелеше һәм төзекләндерү

Татарстанда быел юллар төзү һәм юл объектларын төзекләндерү буенча дәүләт программасы нигезендә, барлыгы 25,5 млрд сумга 2 мең 320 юл объекты төзелеше һәм ремонт эшләре планлаштырылган. Бу эшләрнең 65 процентка якын өлеше башкарылган, моңа барлыгы 16 млрд сум акча сарыф ителгән.
Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзелеше буенча эшләрнең 54 проценты башкарылган. 28 торак пунктны каты өслекле юл белән тоташтыру буенча эшләрнең үтәлеше 56 процент дәрәҗәсендә. Мәктәп маршрутлары уза торган юлларның торышын яхшырту буенча эшләрнең 46,5 проценты башкарылган.
Район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә 334 урам-юл челтәре объектында ремонт эшләре башкарылган (планның 83 проценты). Урамнарны тәртипкә китерү буенча эшләрнең үтәлеше 82 процент дәрәҗәсендә. 139 урамда эшләр төгәлләнгән. Шәһәрләрдә 579 ишегалды территорияләре ремонтлана, бу эшләр 62 процент дәрәҗәдә башкарылган.
2018 елның беренче яртыеллыгында барлыгы 82 млрд сумнан артык күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы

Республикада авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарын көйләү буенча дәүләт программасына 9 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Чәчүлек мәйданнары быел 2 млн 900 мең гектар җир тәшкил итә. Авыл җирендә кече хуҗалык формаларын кредитлау, матди-техник базаны үстерү өчен 8 кооперативка 171 млн сум күләмендә грантлар тапшырыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыклары үсешенә 108 млн сум акча каралган. Савым сыерлары һәм кәҗәләрен тотучы халыкка ярдәм йөзеннән, республика казнасыннан 360 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Авыл хуҗалыгы тармагы объектларын төзү, капиталь төзекләндерү эшләренә 1 млрд 800 млн сум акча сарыф ителәчәк. 232 сыер торагы, 64 машина-трактор паркы, 11 яшелчә саклагычта капиталь ремонт үткәреләчәк. 123 силос-сенаж траншеясы төзеләчәк. 128 ындыр табагында капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелә.
Мәгариф
Алексей Песошин мәгариф өлкәсендә мөһим проектлар кадрлар потенциплын үстерүгә йөз тотканын әйтте. 2 мең педагогика хезмәткәренә ярдәм итүгә 309 млн сум акча каралган. 54 млн сум бюджет акчасы юнәлдерелгән.
– Республикада һөнәри белем бирү системасы абруен күтәрү буенча комплекслы эш башкарыла. "Ворлдскиллс" хәрәкәте төп юнәлешләрнең берсе булып тора, - диде Премьер-министр.
Сәламәтлек саклау

Быел сәламәтлек саклау өлкәсендәге программага 63 млрд сумнан артык акча бирелә. Медицина тармагында кадрлар сәясәтен тотрыклы итү өчен табибларга ярдәм чаралары күрсәтелә. 2018 елның беренче яртыеллыгында дәүләт программасы буенча 32 табибка 1 млн сум күләмендә компенсация түләнгән. 2018 елда табибларның торак шартларын яхшыртуга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 200 грантын бирү күздә тотыла. Гыйнвар-июнь айларында республикада 380 меңнән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Бу еллык планның 62,5 проценты күләмендә. 9 меңгә якын кеше югары технологияле медицина ярдәме алган. Бөерне күчереп утырту буенча 12, йөрәк күчереп утырту буенча 1 операция ясалган, 3,8 мең ашыгыч коронарография үткәрелгән. Дарулар алу өчен 341 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Тирә-якны саклау
Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чараларга 2018 елның беренче яртысында 502 млн сум бюджет акчасы бүлеп бирелгән. 4 мең 342 хокук бозу очрагы теркәлгән. Калдыкларны тиешсез җиргә китереп ташлау буенча 1693 урын юкка чыгарылган . Закон бозучыларга карата 19 җинаять эше кузгатылган. Территрияләрне, сулыкларны чүптән арындыру буенча эш дәвам итә .
Республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру кертелә торган инвестицияләр белән тыгыз бәйле . Хәзерге вакытта республика 23 дәүләт, 8 федераль максатчан программада катнаша. 18 елның 1 июленә федераль бюджет хисабына чаралар өчен 72 млрд сум акча расланган. Бүген 37 млрд 300 млн сум акча кергән.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/tatarstanda-d-l-t-programmalary-2018-elda-chirek-trillion-sum-nindi-u-aylyklar-buldyruga-totylachak/
1-6 сентябрьдә урманнарда яну мөмкинлеге зур булган куркынычы саклана.
6 августтан 1 сентябрьгәчә республика муниципаль районнарында шартлы рәвештә “Комбайн” операциясе дип аталган үзара тикшерү рейдлары уздырыла. Бу ашлык суктыру комбайннарын техник карау вакыты чыгу, аларны уздыруның сыйфатын һәм тулылыгын тикшерү максатлары, урып-җыю эшләре барышында игеннәрне җыеп алу техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү һәм аның сакланышын тәэмин итү зарурлыгы белән бәйле.
Рейдлар барышында түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәк:
Янгын сүндерү җайланмасы, аптечка, сулы савыт, керәк, лом, сәнәк һ.б. белән комплектлануына контроль көчле. Җитешсезлек ачыкланганда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм вазыйфаи затларга аны бетерү вакытлары күрсәтелгән таләпләр биреләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика конкурсы башлануын игълан итте.
Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, 2018 елдагы урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатында үткәрелә. Эшне бәяләгәндә аның тизлеге һәм сыйфаты, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркыннан нәтиҗәле файдалану исәпкә алыначак.
Быел конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәләрендә иң күп ашлык суктырып алу һәм иң зур мәйданда уру күрсәткечләре буенча 490 җиңүчене билгеләячәк.
Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 240 комбайнчыга, 4 төркемгә бүлеп, 50шәр мең премия бирелә. Чапкычларның 3 төркеме буенча 50 механизаторга 40ар мең премия билгеләнгән. Ә 200 иң яхшы комбайнчы утызар мең алачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика конкурсы башлануын игълан итте.
Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, 2018 елдагы урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатында үткәрелә. Эшне бәяләгәндә аның тизлеге һәм сыйфаты, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркыннан нәтиҗәле файдалану исәпкә алыначак.
Быел конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәләрендә иң күп ашлык суктырып алу һәм иң зур мәйданда уру күрсәткечләре буенча 490 җиңүчене билгеләячәк.
Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 240 комбайнчыга, 4 төркемгә бүлеп, 50шәр мең премия бирелә. Чапкычларның 3 төркеме буенча 50 механизаторга 40ар мең премия билгеләнгән. Ә 200 иң яхшы комбайнчы утызар мең алачак.
Шәһәр көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында яшьләр арасында "WORKOUT" узды.
Физкультурачылар көне уңаеннан төрле мәйданнар спорт сөючеләрне, сәламәт яшәү тарафдарларын мавыктыргыч чараларга җыйды.