ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

25 нче июнь көнне үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән  Камай авылы мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен “Спорт наркотикларга каршы ” исемле  тематик сәгать уздырылды.

22 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар hэм мәктәп лагерена йөрүче балалар белән бергә hәйкәл янында сугыш кырында hәлак булган авылдашларны искә алдылар.

22 июньдә  Тойма  авылында  мәдәният  хезмәткәрләре  һәм  китапханәче  белән  берлектә  табигать  кочагында 1941  елның  июнь  көне һәм  немец  илбасарларының  вәхшилеге  тасвирланган  өзекләрне  кычкырып  уку уздырылды. 

    22 июнь – «Хәтер һәм кайгы көне». Шул уңайдан Сәйтәк авыл клубында “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашучылар һәм оештыручылар  өчен чираттагы очрашу “ Бер минут тыңлык” дип исемләнгән чара белән башланып китте.

21 нче июнь көнне Камай мәдәният йортына  мәктәп лагерына йөрүче балалар кунакка килделәр.   

Күргәзмә оештыру  өчен өлкән яшьтәге гражданнар ТАССР чорыннан сакланган  истәлекле китапларны, гәҗитләрне, рәсемнәрне, сүрәтләрне тапшырдылар

Балаларга патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын аңлату максатыннан, Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен  “Күңелләрдә сугыш ярасы” исемле хәтер сәгате әзерләде.


22
июнь, 2018 ел
җомга

22 нче июньдә Тойгу​җа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы башланган көн-бу сугышта һәлак  булганнарны искэ алу көне уңаеннан   һәйкәл янында яу кырыннан кайтмаган, сугыштан кайтып вафат булган  авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

21нче июнь көнне Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны башваткычлар иленә сәяхәткә чакырды.

19 нчы июньдә  Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Олимпия уеннары турында ни беләсең? " дип аталган викторина һәм хәрәкәтле уеннар үткәрделәр.​ 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International