Өченче яшь университеты кысаларыда Менделеев районының хокукый белемнәр мәктәбендә хәзерге җәмгыятьнең актуаль сорауларына кагылышлы лекцияләр булып үтте.
2016 нчы елның февраль аеннан пенсия алу өчен гариза язу, ана капиталы сертификаты алу, аны файдалану кебек мәсьәләләрне Бердәм дәүләт хезмәт порталы аша хәл итәргә мөмкин.
6 -7 февральләрдә Мунай авылы мәдәният йортында гашыйклар көне алдыннан котлау открыталары ясарга өйрәтү буенча мастер-класслар булды.Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе В.Н.Әхмәтова бу мастер- класста катнашучыларны зур осталыкка өйрәтте.
Татар Чаллысы мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе узды.
6 нчы февральдә Татар Чаллысы мәктәбендә төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар очрашу кичәсе булып узды. Кичәне мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Г.Мандыкова һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Л.Г.Борисовалар әзерләде.Кунакларга мәктәп буенча экскурсия һәм актлар залында оештырылган уен- конкурслар бик ошады.
Бүген администрациянең актлар залында Хакимият башлыгы В.Чершинцев җитәкчелегендә җир бүлеп бирү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды.Комиссия шәһәрдәшләребезнең җир участокларын арендагы алу буенча мөрәҗәгатьләрен карады.
Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Р.Насифуллина инициативасы белән чаңгы ярышы узды.
Тойгуҗа авыл җирлегендә авыл халкы алдында авыл җирлеге башлыгы Сафин Рафит Ахметович 2015 нче ел өчен отчёт ясады. Гилязетдинов Р.А. балигъ булмаган үсмерләр белән эшләүче полиция хезмәткәре Валитов Р.А. ның чыгышылары тыңланды.
7 февральдә Турай мәдәният йортында өлкәннәр өчен “Яшьлегем җырлары” дигән темага кичә узды. Караоке ярдәмендә бергәләшеп яшьлек җырларын башкару күңелле булды.
6 нчы февральдә Турай авыл мәктәбендә студентлар белән очрашу оештырылды.Студентлар мәктәп елларын сагынып искә алдылар.Үзләре сайлаган югары уку йортлары турында сөйләделәр. Бәйрәмнән соң мәдәният йортында дискотека узды.