Өченче яшь университеты кысаларыда Менделеев районының хокукый белемнәр мәктәбендә хәзерге җәмгыятьнең актуаль сорауларына кагылышлы лекцияләр булып үтте.
25енче гыйнвардан 08енче февральгә кадәр район пенсионерлары бу дәресләрдә актив катнаштылар: УСЗН белгече ГүзәлБулычева “Субсидияләр билгеләү һәм санаторийләргә путёвкалар бирү кагыйдәләре” темасына өйрәтүләр үткәрде; Менделеев районы Адвокатлар кабинеты адвокаты Валентина Бажина мирас низаглары һәм бүләк итү килешүләре буенча сорауларга җавап бирде; МРИ ФНС төп дәүләт инспекторы Зөлфия Нургалиева налогларга кагылышлы сораулар – налог закончалыгындагы үзгәрешләр, күчемсез милеккә налог, налог льготалары буенча лекция-презентация үткәрде.