ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген администрациянең кече залында иртәнге планеркада шәһәр территориясен кардан чисарту буенча, юллардагы бозлавыкны бетерү турында атналык эш планы каралды.

Спорт һәм сәламәтләндерү комплексында кикбоксинг буенча ярышның ачылу тантанасы була, ә сәгать өчтә Тогай авыл хуҗалыгы буенча гражданнар җыелышы булачак.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2 нче февральдә беренче мәктәптә Менделеевск шәһәре техникумы укытучылары профориентация буенча эш алып бардылар.

2 нче февральдә илебез Бөек Ватан сугышында хәлиткеч рольне уйнаган Сталинград сугышына 73 ел булуын билгеләп үтте.

Бәзәкәнең авыл китапханәсендә француз язучысы Ш. Перро «Золушка» әкиятен кычкырып уку һәм әкият буенча әңгәмә үткәрелде.

Администрациянең кече актлар залында иртәнге планеркада спорт чараларын оештыру, ТКХ мәсьәләләре , Ушков утравын төзү, мунча төзү буенча мәсьәләләре каралды. Шулай ук В.Чершинцев икенче мәктәптә булган “Парламент сәгате”н билгеләп үтте, андый чараларны балалар белән күбрәк үткәрергә тәкъдим итте.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Икенче мәктәптә Парламент дәресе булды.

Сынлы сәнгать мәктәбенең концертлар залында 29 нчы гыйнварында район, Рәсәй, Бөтендөнья конкурслары лауреаты Кузнецов Владиславның “Барысы да аның турында” исемендәге иҗат кичәсе булды.

Менделеевск шәһәрендәге техникумның 54 чыгарылыш укучысы өчен 2016 нчы елның 1 нче февралендә соңгы звонок булды.

2 нче февраль -1943 нче елны Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец фашистларын тар-мар итү көне.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген администрациянең актлар залында социаль-куркыныч хәлдәге һәм күпбалалы гаиләләрнең яшәү шартларының куркынычсызлыгын тәэмин итү турында киңәшмә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International