Менделеевск шәһәрендәге техникумның 54 чыгарылыш укучысы өчен 2016 нчы елның 1 нче февралендә соңгы звонок булды. Менделеев Муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Макаров К.Г., мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Калимуллин Ф.А. “Аммоний” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе Гаффаров Р.И., Л.Я.Карпов исемендәге химия заводының кадрлар бүлеге җитәкчесе Ташкинова Т.П.лар балаларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр һәм тормыш юлында уңышлар теләделәр.