ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 29 декабрендә "Фаворит" АСМ Кыш Бабай призына конкур буенча ярышлар узды. 50 см биеклектәге маршрутта беренче урынны Тураева Юлия Калифорния кушаматлы атта алды,Калифа кушаматлы атта Шаһапова Сабина икенче булды,  Калифорния кушаматлы атта Салиева Эвелина өчлекне төгәлләде.

Сораштыруга сылтаманы монда табып була.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- төнлә һәм көндез күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк;

- көндез урыны белән кар ява, юлларда кар көртләре барлыкка килә.

Клиентларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан ТР Менделеевск районында клиент хезмәте 2023 елның 4 гыйнварында 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр белгеч кизү торуын оештыра, ул җирләүгә социаль пособие түләү мәсьәләләре буенча кабул ителәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанда яшәүчеләргә, гадәттәгечә, декабрь аенда балаларга һәм йөкле хатын-кызларга айлык түләүләрне вакытыннан алда түләячәкләр. Алданрак түләү  кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары алган гражданнарга күчереләчәк.

Менделеевскида яңа ел салюты булмау турында карар кабул ителде. Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары шундый теләк белдерделәр. Бу хакта телеграмма-каналда район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

​Быел декабрь бик бай булды, Росреестр идарәсенең яшьләр советлары, Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасы һәм Росреестр колл-үзәге командасы читтә калмады һәм хәйрия акцияләрен тормышка ашыруга актив ярдәм итте.

«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында «Бердәм Россия» партиясе депутаты Рамилә Хәбибулла кызы Салиева мобилизацияләнгән сугышчы Александр Макаровның улы Игорь Макаровны Яңа ел белән котлады һәм ул хыялланган уен  дискларын бүләк итте

Агымдагы елның 51 атнасында (19.12-25.12.2022) Менделеевск районында кискен респиратор вируслы инфекция авыруы күрсәткече 10 мең кешегә 126,8 тәшкил итә, узган атнага карата авырулар саны 39% ка арткан, барлыгы 380 кеше авырган, шуларның 297 17 яшькә кадәрге балалар,   өлкәннәр 83 кеше.

Яңа ел – кадерле һәм якын кешеләрне сөендерү өчен менә дигән сәбәп. Күпләр котлау рәвешендә бүләк карталары яки сертификатлар ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International