ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы «Герой-Ана»исеменә лаек булган хатын-кызларга социаль гарантияләр бирә торган закон проектлары пакетын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен, шулай ук үзмәшгуль гражданнар өчен кредит каникуллары турындагы закон кабул итте.

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта платформа икътисадын җайга салуның аерым мәсьәләләре турындагы закон, шулай ук аерым закон актларына үзгәрешләр кабул итте.

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән йомгаклау киңәшмәсе узды.

«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында шәһәрнең кечкенә халкы өчен бик күп активлык оештырылган иде. Теләгән һәркем күңел ачу һәм иҗат атмосферасына чуму өчен бергә җыелды.

ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин мәгълүматларына караганда, безнең укучылар химиядән бердәм дәүләт имтиханы буенча республикада иң югары нәтиҗәләрне күрсәттеләр!

Дәүләт Думасы РФ Җир кодексына һәм аерым закон актларына үәп үләннәре үсүдән җирләрне яклау өлешендә үзгәрешләр кертте.


23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 23 июлендә кич белән Татарстан Республикасы территориясендә кыска вакытлы җилнең тизлеге  15-20 м/с ка кадәр көчәюе, урыны белән 23 м/с кадәр, яшенле яңгырлар, көчле яңгырлар  боз явуы көтелә.

2025 елның  23 июле 21.00 сәгатьтән  24 июле 21.00 сәгатькә кадәр 

24 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с тизлектәге  җил белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, урыны белән боз, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә.


22
июль, 2025 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2025 елның  22 июле 21.00 сәгатьтән  23 июле 21.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.

23 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда:

- төнлә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең  тизлеге 15-20 м/с ка кадәр көчәюе , томан; 

- көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-20 м/с, урыны белән көчле яңгыр, урыны белән боз көтелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International