Укытучылар көне Татар Тәкәш авылында.

5 октябрь укытучылар көне. Татар Тәкәш авылында гомер буе балаларга белем биргән  кадерле укытучыбыз Тимеркаева Флүрә Хөснетдин кызының һөнәри бәйрәме без котларга җыелдык. Флюра апа безне якты йөз белән каршы алды,өстәлләр тәмле ризыклар белән тулып тора иде.Чәй кайнатып тәмле өч-почмаклыр белән сыйлады. Без аны котлап үзебезнең матур җырларны бүләк иттек. Кечкенә Әминә башкаруында татар-халык биюе йөрәкләрне җилкендерде. Илсөяр апа укытучыларга багышлап шигыйрь укыды.Флүрә апаның йөзеннән елмаю китмәде, күзләре яшьләнде.Ул безгә исәнлек-саулык теләп озатып калды.

Последнее обновление: 10 октября 2017 г., 15:42

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International