ЯРАТКАН ӘКИЯТЛӘРНЕҢ ТЫЛСЫМЛЫ ДӨНЬЯСЫ.
10 февраль – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне. Моннан 180 ел элек, 37 яшьлек шагыйрь, Дантес белән булган дуэльдә алган яраларыннан вафат була. Үзеннән соңгы буыннарга А.С.Пушкин гаҗәеп зур әдәби мирас калдыра. Ул иҗат иткән романнар, повестьлар, шигырьләр һәм әкиятләр дөнья әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә.
Шул мирасны балаларга җиткерү максаты белән Бәзәкә авылы китапханәсендә түбән класс укучылары өчен “Яраткан әкиятләрнең тылсымлы дөньясы” дигән видеовикторина үткәрелде. Укучылар сорауларга бик теләп җавап бирделәр, күп әкиятләрнең эчтәлеген исләренә төшерделәр. Шулай ук китапханәче Ф.Башарова аларга шагыйрьнең кыска, әмма якты һәм вакыйгаларга бай тормышы турында сөйләде. 2 класс укучылары Р.Ипатов һәм В.Мөхтәсипова А.С.Пушкинның “Зимнее утро” һәм “Зимняя дорога” шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара ахырында балалар Пушкин әкиятләре тапкыр, кыю, гадел булырга өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Последнее обновление: 13 февраля 2017 г., 08:27