Син табигатьне саклый беләсеңме?

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

28 нче сентябрь көнне Камай  авылы китапханәсендә экология  елы уңаеннан, "Син табигатьне саклый беләсеңме?" дигән эковикторина үткәрелде.

Викторина хайваннарга, кошларга, үсемлекләргә багышланган табышмакларга җавап табудан башланды. Аннан соң укучылар урманга агачлар дөньясына сәяхәт итеп, кызыклы мәгълүмат алдылар. ”Җырлы аукцион” тукталышында табигать дөньясына багышланган җырларны таныдылар. Әдәби конкурста хайваннар һәм кошлар буенча әсәрне һәм авторны таптылар. Һәрбер кеше табигать  өчен җаваплы. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International