Нина Павлова китаплары укыйбыз

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Балалар китапханәсе «Нина Павлова китаплары укыйбыз» төбәкара акциясендә катнашты. Акциядә 1 нче мәктәпнең 1 «В» сыйныф укучылары катнашты (сыйныф җитәкчесе Мөхәммәдиева Т. В.).

Алар өчен китапханәче Назарова Е. “Н.Павлова китаплары аша табигать дөньясына" дип исемләнгән әдәби-экологик сәгать үткәрде. Китапханәче Е. Назарова балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, балалар аның «Земляничка»әкияте белән таныштылар.  Н. Павлова китаплары табигатькә һәм һәр тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International