Кызыл китап – өмет символы

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

19 февраль көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсендә “Кызыл китап - өмет символы” дигән экологик сәгать узды. 

Чара барышында балаларга ТР Кызыл китабы, ни өчен анны төзү кирәклеге турында сөйләделәр. Басмага кимеп баручы хайваннар, кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр турында мәгълүмат кертелгән. Әлеге чарага китап күргәзмәсе әзерләнгәниде. Чарадан соң балалар анда тәкъдим ителгән китапларны кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International