21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне Песәй авыл китапханәсендә балалар бакчасы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Туган телем, матур телем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде.
Чараның кунаклары – «Чулпан» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз булды. (тәрбияче Хәсәнянова Г. М.). Китапханәдә «21 февраль – Халыкара туган тел көне» күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Яраханова Рузалия балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды; Татарстанда төрле милләт халыклары яши, һәрберсенең туган теле бар, дип сөйләде; балалар фольклоры әсәрләрен укыды. Балалар әкиятләрдән тыш, бәет, риваятьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр дә булуын белделәр. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. «Түбәтәй» татар халык уенында катнаштылар. Песәй авыл мәдәният йорты директоры Рафаэль Кәбиров башкаруында баянда татар җырларына көйләр тыңладылар. Азамат Тазетдинов, Лиана Бурансова һәм Азалия Кашбиева башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Чара «Туган тел» җырын башкару һәм «Кем көчле», «Камыр батыр» әкиятләренә багышланган мультфильмнар карау белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)