Фольклор кичәсе “Бераз гына уйна –көл, эшең барын онытма”

2019 елның 22 феврале, җомга

21нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә халыкара туган тел көне уңаеннан “Бераз гына уйна көл, эшең барын онытма” дигән фольклор кичәсе оештырылды.

Залдагыларны бу бәйрәмнең әһәмияте, телләр белү, аларны саклау мәсьәләләре белән таныштыргач, һәр халыкның тел җәүһәрләре - халык фольклоры турында сөйләштеләр. Кичәдә рус һәм татар телләрендә, мәкальләр, тизәйткечләр әйтештеләр, табышмакларга җаваплар таптылар, әкиятләр укыдылар, халык җырларын, бала юаткычларны искә төшерделәр. Фольклор кичәсендәге өч милләт вәкиле дә үз телләрендә ягымлы, матур сүзләр әйттеләр. Башенина Екатерина башкарган удмурт халык  җыры кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International