21 февраль - Халыкара туган тел көнендә, Камай авылы китапханәсе Ульяновск өлкәсе С.Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" дигән төбәкара акциядә катнашты. Бу акциянең максаты - үсеп килүче буын арасында милли фольклорны киң пропагандалау.
«Чулпан» балалар бакчасына йөрүче кечкенәләр өчен “ И туган тел, и матур тел” исемле әдәби мозаика әзерләнгән иде. Китапханәче Галимуллина Г.М. балаларга туган тел һәм шушы көндә уздырыла торган акция турында сөйләде. Кечкенәдән үк безне озата килүче җырларны, санамышларны, тизәйткечләрне искә төшердек.Табышмакларга җаваплар таптык.Татар халкының “Йөзек салыш” уены кечкенәләргә бик тә ошады.
Мәктәп укучылары өчен “Туган телем –иркә гөлем” исемле викторина әзерләнде. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре, аларның бәйрәмнәре, гореф–йолалары, милли ризыклары турында әңгәмә уздырылды. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең азагын тәмамладылар, шигырьләрдән укылган өзекләр буенча авторларны һәм шигырьләрнең исемнәрен атадылар.
Халыкның авыз иҗаты аша бала туган теленең матурлыгын танып белергә өйрәнә, халкының мәдәниятына якыная. Фольклор безгә үзебезнең тамырларга якынаерга ярдәм итә, димәк үткән белән хәзергесе арасында бәйләнешне торгыза, югалган кыйммәтләрне табарга ярдәм итә.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)