Ял кичәсе “Солдатта булган диләр”

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

23 нче февраль көнне Тойгуҗа авылы китапханә һөм мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Солдатта булган диләр” дигән ял кичәсе оештырды.

Авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.А. залдагы ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Сафина А..А. “Мәтрүшкәләр” җыры, Зиннатуллина Р.М. “Солдат хаты“ дигән нәфис сүз белән залдагыларга бәйрәм котлауларын ирештерделәр. Ял кичәсе армия тормышына кагылышлы сораулар, төрле уеннар , җыр, бию белән  бик күңелле үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International