25 февраль көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары әкиятләр кичәсендә катнашты. (Укытучылары Хөсәенова З.Р).
Китапханәче балаларны, фольлорның бер төре буларак, татар халык әкиятләре белән таныштырды. “Өч кыз” әкияте тыңларга тәкъдим ителде. Укучылар кызларның әниләренә мөнәсәбәте турында сорауларга җавап бирделәр. Китап күргәзмәсе белән танышкач, “Камыр батыр” әкияте кычкырып уку өчен сайланды. Йомгаклап, әкиятләрнең мәгънәле булуы, яхшылыкка өндәве турында нәтиҗә ясалды.
.jpg)
.jpg)