28 февраль көнне Бәзәкә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Билгесез яңалык – янәшәдә” дигән экологик уен үткәрелде.
Хайваннар, җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр тормышындагы кызыклы фактлардан чыгып төзелгән бу уен бик мавыктыргыч булды. Иң күп сорауларга дөрес һәм тулы җавап биргән III-сыйныф укучысы Хисамов Данис үзенең табигать белеме буенча белемле булуын күрсәтте. Соңыннан балалар “Удивительный мир природы” дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштылар һәм яздырып алдылар.
.jpg)
.jpg)