Песиләр турында барысы да

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Бу, йонлач, хәрәкәтчән, ягымлы һәм бик акыллы йорт хайваннарына битараф калган кешеләр дөньяда аз табыла. Сүз, әлбәттә, песиләр турында бара. Аларга мәхәббәт шулкадәр зур булып чыкты ки, алар өчен язның беренче көнендә, 1 мартта билгеләп үтелә торган махсус бәйрәм оештырылган. 2 март көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсендә «Песиләр турында барысы да» дигән күргәзмә булды, анда безнең яраткан песиләребез төп герой булды.

Балалар бик теләп үзләре укыган китаплар турында сөйләделәр .Көн дәвамында песиләргә  багышланган викторина үткәрелде. Барлык теләүчеләр дә анда катнашып үзләренең белемнәрен тикшерә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International