6 март көнне Сәйтәк авылы клубында авыл китапханәсе белән берлектә өлкән яшьтәге авылдашлар өчен “ Җырлыйм әнием турында” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды.Кичәне авыл китапханәчесе Данилова Е.И. алып барды.Елизавета Ильинична килгән кунакларны бәйрәм белән котлап матур шигырьләр укыды, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Шулай ук әбиләребезне викторина сорауларына җавап биреп, “Мәкальне тәмамла” уеннары аша зирәклектә, тапкырлыкта сынап карады. Авыл үзешчәннәре кунакларга үзләренең матур җыруларын, биюләрен тәкъдим иттеләр.Һәр чыгышны авылдашлар җылы кабул иттеләр. Хәтта үзләре дә кушылып җырладылар , биеделәр.Уеннарда да бик теләп катнаштылар. Кичәне тәмамлап, авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бәйрәм белән котлап кунакларга бүләкләр тапшырды.Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте. Мәзәк сөйләп, өстәл арты җырулары җырлап әбиләребез чын күңелдән ял иттеләр. Кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)