Юбилярны котлау

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

 Март аенда   Сәйтәк авылында  яшәүче Талакова Тамара Вессарионовнаның  күркәм бәйрәме- 80 яшьлек юбилее билгеләп үтелде . Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. ның “Сугыш урлаган балачак” исемле җыентыгында Тамара Вессариновнаның тормыш юлы турында бәйнә-бәйнә  язылган иде. Тамара Вессарионовна - сугыш чоры баласы.Тумышы  белән Арча ягыннан булса да , гомер буе Сәйтәк авылында яшәгән. Яшьли тол кала. Ләкин нинди генә шартларда яшәсә дә, үзенең бишь баласына ныклы тәрбия биреп, бүгенге көндә шуларның тәрбиясендә яшәп ята. Ясминур Гизатуллина , юбилярны котлап,  авыл клубы исеменнән бүләкләр тапшырды. Тамара Вессарионовна якты йөз белән каршы алып,  үзенең тормышындагы яңадан яңа якты истәлекләре  белән уртаклашты. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үзенә шундый ихтибар булуына рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International