Киләсе шимбәдә, 23 майда, Менделеевскида «Чылбырлы реакция» хәйрия йөгереше узачак.
"Чылбырлы реакция" - спорт вакыйгасына караганда да колачлырак чара. Бу яхшы инициатива, ул мөһим максат өчен меңләгән кешене берләштерә.
Традиция буенча акчаларның бер өлеше хәйрия максатларына юнәлдереләчәк. Быел " Кама таңнары" социаль приютының үз транспорты барлыкка килә, ул медицина тикшерүләренә, экскурсияләргә һәм спорт ярышларына йөрергә мөмкинлек бирә. Бу максатларга өстәмә иганәләрне "Аммоний" АҖ ясый.
Узган ел ярышта 2500 кеше катнашты, ә быел яңа рекорд көтелә.
Үз дистанциягезне сайлагыз һәм түбәндәге сылтама буенча йөгерүгә теркәлегез: https://timerman.org/event/ZRF_2026_Medeleevsk.