Мари халкының "Семык" бәйрәме Илнәткә кайта!

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бүген район Башлыгы  Роберт Искәндәров Менделеевск командасы белән  30 майда «Семык» мари халык бәйрәме узачак Илнәт авылында булды.

Озакламый бу матур урын җанланачак: биредә милли утарлар барлыкка килә, анда борынгы уеннар уйнарга, осталык дәресләрендә катнашырга, традицион ашлардан авыз итәргә һәм борынгы йолаларны күрергә мөмкин булачак.

Район Башлыгы күчмә киңәшмәдә «Семык» бәйрәменең безнең районда 1991 елдан бирле, ә соңгы тапкыр бәйрәмнең 2017 елда үткәрелүен билгеләп үтте. Хәзер ул яңадан безнең районга кайта!  Хедлайнер Марий Элның халык артисты Станислав Шакиров булачак, ә кичне  дискотека белән Денис Шаблий тәмамлаячак.

Барыгызны да шушы масштаблы вакыйгада көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International