7 май көнне Сәйтәк авыл халкы Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап Халыкара “Улемсез полк” хәрәкәтенә кушылды.. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. акцияда катнашучыларга бу чараның максатын аңлатты. Укучылар да үз фикерләрен җиткерделәр.Бу чарада Бәзәкә урта мәктәбе укучылары, “Ләйсән” балалар бакчасы балалары һәм хезмәткәрләре, барлык мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Акция 37 авылдашыбызның фотосүрәтен күтәреп авылыбызның барлык урамнары аша узды.
