Менделеевскида "Тын таулар"ның яр буена яңа керү юлы ачылды

2026 елның 2 июне, сишәмбе

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән юл инфраструктурасын үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Юл һәм инфраструктура төзелешенә 72,4 млн сум юнәлдерелгән.

Эшләр барышында заманча асфальт юл салынды, тротуар һәм яктырту җиһазландырылды, парковка урыннары булдырылды, территория төзекләндерелде һәм яшелләндерелде.

"Иң мөһиме-хәзер район халкы һәм кунаклары иң яраткан ял итү урыннарының берсенә уңайлы һәм куркынычсыз барып җитә алачак", - дип билгеләп үтте Менделеевск районы Башлыгы Роберт Искәндәров.

Шәһәр инфраструктурасын үстерүгә керткән өлешләре өчен «Алексеевскдорстрой» АҖ юл эшчесе Максим Вавилов һәм шәхси эшмәкәр Фирдәвис Нуретдинов район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Яңа юл уңайлы шәһәр мохитен үстерүдә һәм район халкының тормыш сыйфатын яхшыртуда тагын бер адым булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International