Кече авылларда митинг

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

7 май көнне Мари Тәкәш авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг булды. Митингта Менделеевск  районы  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сафаргалин А.Н, Бәзәкә җирле үзидарә башлыгы Кашафетдинов Э.И. катнашты. Чарага авылның яше -карты җыелды. Митингны Татар Тәкәше авыл клубы мөдире Мусина А.З. белән Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. оештырдылар.Һәвәскәр артистлар авыл халкы хозурына иң яраткан җырларын тәкъдим  иттеләр. Килгән кунаклар, авыл халкын бәйрәм белән котлап, һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. Митинг күмәк “День Победы “ җырын җырлап тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International