7 май көнне Сәйтәк авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг булды. Митингта Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сафаргалин А.Н, Бәзәкә җирле үзидарә башлыгы Кашафетдинов Э.И. катнашты.Шулай ук тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәдәният хезмәткәрләре, “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр, авылдашлар катнашты.Тантананы әзерләде һәм алып барды авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.. Килгән кунакларның котлаулары Бәзәкә урта мәктәбе укучыларының ( мәктәп директоры Набиева А.Н.) һәм үзешчән артистларның чыгышлары белән аралашып барды. . Авыл уртасында утырган һәйкәлгә чәчәкләр куелды.



