Татар китапханәсендә 7 мәктәпнең 1сыйныф укучылары белән “Кеше – эше белән матур” дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара Татарстанда эшче һөнәрләр елына багышланды.
Укучыларга төрле һөнәрләр турында шигъри викторина тәкъдим ителде. Балалар үз әти-әниләренең эшләре турында сөйләделәр. Пешекче, фермер, парихмахер, тегүче һәм башка хезмәт ияләре турында шигырьләр укылды. Ахырда һөнәрләр турында мультфильм күрсәтелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)