18 май-Халыкара музейлар көне.Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре Менделеевск шәһәренең Дуслык паркында уздырылган Музей көне бәйрәмендә катнашты. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. шәһәрлеләр хозурына “Керәшен җорты” музей бүлмәсе фонды экспонатларыннан торган күчмә күргәзмә оештырды. Тамашачыларны авыл тарихы , һәрбер экспонант белән таныштырды. Шул ук көнне авыл клубында “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә теләүчеләр өчен эксурс уздырылды.


