Сәйтәк авылы клубында Гаилә көне

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

19 нчы май көнне Сәйтәк авылы клубында май аенда билгеләнеп үтә торган Гаилә көне уңаеннан “Гаиләм белән көчле мин “ исемле бәйрәм программасы узды. Бәйрәмдә авылыбызның төрле яшьтәге балалары катнашты. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г., балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырып, гаилә турында табышмакларга җаваплар әйттерде,  мәкальләрнең дәвамын табырга ярдәм итте. Бәйрәмнең икенче өлешендә кунакка Лол курчагы( балаларның яраткан уенчыгы) килде. Балаларга төрле хәрәкәтле уеннар, сынаулар тәкъдим ителде.Сабын көбекләре шоуы уздырылды. Алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар. Бәйрәм “Гаиләм белән көчле мин” дип исемләнгән флешмоб белән тәмамланды.Бәйрәм азагында Ясминур Галиевна гаиләләргә тынычлык теләп, бердәм ,бүгенгедәй дус-тату  яшәргә кирәклеген әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International