17 май көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7нче балалар бакчасы сабыйлары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча уен программасы тәкъдим итте.
Балалар күңелле “сәяхәттә” булып, сихерләнгән шәһәргә юл билгеләрен табарга ярдәм иттеләр. Әкият геройларының транспорт чаралары турында “Автомульти” уены уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, светофор билгеләрен җыйдылар, китаплар белән таныштылар, мультфильмнар карадылар. Уен-дәрес бик күңелле һәм файдалы узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)